news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 18 йорт төзелеп бетү алдында тора

Быел әлеге программа буенча барлыгы 119 йорт төзү планлаштырылган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 18 йорт төзелеп бетү алдында тора. Бүгенгә алар югары дәрәҗәдә әзер. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республикакүләм киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип җиткерә республика лидеры матбугат хезмәте.

Быел әлеге программа буенча барлыгы 119 йорт төзү планлаштырылган. Хәзергә 15 объект уртача әзерлектә, 86 объект түбән дәрәҗәдә әзерлектә.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 704 фатирлы 13 йорт буенча хисап тотты. Аларның гомуми мәйданы 39,3 мең кв метр тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot