news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда социаль ипотека буенча 30 йорт төзелгән

Республикада арендалы торак төзелеше программасы буенча ике йорт төзелеп беткән

 (Казан, 8 май, «Татар-информ»). ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында торакларны файдалануга тапшыру, юллар төзү программасын гамәлгә ашыру, язгы кыр эшләре мәсьәләләре буенча традицион республика киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чара видеоконференция режимында Татарстанның бөтен муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән бергә уздырылды.

Министр Ирек Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 8 май көненә Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча республикада 193 ветеран өчен 37 йорт төзү эшләре дәвам итә.

2015 елда арендалы торакны төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 кв метр булган торак йортлар төзелеше планлаштырылган. Бүгенгә гомуми мәйданы 8 мең 119,8 кв метр булган 2 йорт әзер.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 18,7 мең кв метр тәшкил иткән 30 йорт төзелеп беткән. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында республика бюджетында 50 млн сум каралган. Хәзерге вакытта 2011–2015 елларга "Торак" ("Жилище") федераль максатчан программасы кысаларында аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү эше алып барыла. 2015 елда чараларны финанслауның контроль саннары – 64 млн 594 мең сум. Татарстан Республикасы буенча 2015 елда программага 393 гаилә кертелгән.

“Авыл клублары” программасы буенча 2015 елда бөтен 42 төзелеш объектында эшләр оештырылган. Казандагы “Полимер” мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә универсаль спорт мәйданчыкларын төзү программасы буенча 2015 елда эшләр 27 муниципаль берәмлектәге 87 объектта башланган (барлыгы - 162). Калганнарында кишәрлекләрне чистарту һәм төзелешкә әзерлек эшләре алып барыла.

“Беренчел медик-санитар ярдәм” өлкәсендә сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча 2015 елда модуль фельдшерлык-акушерлык пунктлары өчен 43 муниципаль берәмлектә 60 нигез салынган, 26 муниципаль берәмлектәге мәйданчыкларга 33 модуль китерелгән, 29 ФАП төзелеше тәмамланган.

Полициянең участок вәкаләтлеләрен административ-торак белән тәэмин итү өчен республиканың 17 муниципаль берәмлегендә 38 объект төзелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot