news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль ипотека буенча 122 йорт төзелеше төгәлләнеп килә

Социаль ипотека буенча төзелүче 65 йорт хәзерге вакытта уртача дәрәҗәдәге әзерлектә.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда 255 объекттан социаль ипотека буенча 122 йорт төзелеп беткән диярлек. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Фәйзуллин сүзләренчә, әлеге программа буенча 65 йорт хәзерге вакытта уртача дәрәҗәдәге әзерлектә. Тагын 68ен әле төзи генә башлаганнар.

Бүген “Салават Күпере” микрорайонында 220 социаль ипотека хуҗасы өчен булган 12-3 йорты Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән барлык кирәкле документларны алуы билгеле булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100