news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "социаль" ипинең бәясе һәм авырлыгы тәгаенләнде

Социаль яктан якланган кулланучылар "Сельский”, “Дарницкий” һәм беренче сорт оннан пешерелгән ипиләрне еш сатып ала.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Социаль яктан якланган кулланучылар еш сатып ала торган “Сельский”, “Дарницкий” һәм беренче сорт оннан эшләнгән бер кирпеч ипи 650 грамм булырга тиеш. “Сельский”ның бәясе 27 сум 90 тиен, беренче сортлы оннан пешерелгән ак ипинеке 29 сум 80 тиен, “Дарницкий”ныкы 25 сум 90 тиен. Бу хакта “Татарстан” радиосының “Туры элемтә” тапшыруында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов белдерде.

“Сәүдә челтәренә чыкканчы, заводлар ипине 25-25 сум 40 тиен  бәягә сата. Дәүләт ипи заводларына, аз булса да, субсидия бирә. Узган ел бу сумма 45 миллион сумны тәшкил иткән иде. Акча зур түгел, әмма шулай да “социаль ипи”ләргә хак артмады”, – диде министр урынбасары.

Аның сүзләренчә, әлеге ипиләрнең үзкыйммәтләре 25 сумнан артып китә. Моңа он бәясе, эшчеләрнең хезмәт хакы, технологик чыгымнар, транспорт чыгымнары керә.

1 килограмм бодайдан ничә килограмм он чыгуы белән дә кызыксынучыларга ул: “Берәүгә дә сер түгел һәм болар инде мәгълүм әйберләр. Өченче класс бодайдан 47 процент югары сортлы, 28 процент беренче сортлы он чыга. Икмәк бәяләре безнең контрольдә, алар югары дип әйтмәс идем. Дәүләттән күрсәтелгән ярдәм ул хакларны арттырмас өчен күпмедер чара булып тора. Әмма ягулык бәяләре үсү сатып алу бәяләрен арттыруга китерә”, – дип нәтиҗә ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100