news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль-икътисади үсеш буенча алдынгы районнар исемлеге билгеле

Татарстанның Икътисад министрлыгы республикадагы шәһәр округларының һәм муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеш рейтингын төзегән.

Татарстанда социаль-икътисади үсеш буенча алдынгы районнар исемлеге билгеле
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның шәһәр округлары һәм муниципаль районнары социаль-икътисади үсешенең айлык рейтингында Казан, Әлмәт һәм Лаеш районнары алдынгы булды. 2018 елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда, аларның урыннары үзгәрмәгән. Документны Татарстанның Икътисад министрлыгы әзерләгән.

Казан һәм нефть башкаласы Әлмәттән тыш, шәһәрләре булган районнар һәм шәһәр округлары арасында Түбән Кама районы да алдынгылар рәтенә кергән.

Шәһәр һәм авыл халкы булган алдынгы районнар арасында Лаештан тыш, Сарман һәм Менделеевск районнары да бар. Авыл халкы булган муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы нәтиҗәләрне Тукай, Яңа Чишмә һәм Югары Ослан районнары күрсәткән.

“Спас һәм Теләче районнары рейтингта үз урыннарын шактый яхшырткан: беренчесе ун, ә икенчесе сигез урынга өскә күтәрелгән. Бу районнарда эшсезлек теркәлү очраклары кимегән һәм кулланылышка тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы арткан”, - дип аңлаттылар Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә.

2019 елның дүрт ае эчендә Татарстанда бер кешегә гомуми мәйданы 0,2 квадрат метр күләмендә торак кулланылышка кертелгән. Бу күрсәткеч буенча иң яхшылар рәтенә Питрәч (2,4 кв. метр), Лаеш (1,2 кв. метр) һәм Тукай (1 кв. метр) районнары чыккан.

Икътисад министрлыгы хисаплары буенча, Татарстаннан озатылган продукция күләме бер кешегә 239 мең сум туры килә. Бу күрсәткечләр буенча иң югары нәтиҗәләр Әлмәт (1,6 млн), Түбән Кама (670,8 мең) һәм Яңа Чишмә (546,6 мең) районнарында булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100