news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль эшмәкәрлек үсеше проблемаларын атадылар

Бүген Татарстанның муниципаль берәмлекләре советы берләшмәсендә социаль эшмәкәрлек үсеше турында фикер алыштылар.

Татарстанда социаль эшмәкәрлек үсеше проблемаларын атадылар
Айгөл Шәйхлисламова

(Казан, 30 май, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Антон Дыганов Татарстанның муниципаль берәмлекләре советы берләшмәсендә социаль эшмәкәрлек үсеше проблемаларын атады. Бу хакта ул “Татарстанда социаль эшмәкәрлекнең үсеше: тәҗрибә һәм перспективалар” түгәрәк өстәлендә чыгышында сөйләде. Түгәрәк өстәлдә “Татар-информ” хәбәрчесе катнашты.

Антон Дыганов әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда социаль әшмәкәрлек үсешенә бик зур игътибар бирелә. Моның белән икътисад үсеше министрлыгы, иҗтимагый палата, стратегик инициативалар агентлыгы шөгыльләнә.

Ул әлегә кадәр сакланучы өч сорау барлыгын әйтте. “Кем ул социаль эшмәкәр; аларны кем һәм нинди критерийлар буенча бәяләргә тиеш, чөнки бу объектив контроль һәм социаль эшмәкәрләр реестрына керү өчен мөһим. Һәм иң мөһиме, социаль эшмәкәр булуның максаты. Кызганыч, хәзерге закон проектында социаль эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен бернинди дә уникаль чаралар каралмаган”, - диде ул.

Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе  Антон Дыганов әйтүенчә, республикада социаль эшмәкәрлек үсеше проблемалары 4 июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында булачак советлар утырышында күтәреләчәк.

Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсе президенты Рәфыйк Шәйхетдинов социаль эшмәкәрлек үсеше өчен берничә төп юнәлешне атады. Болар -  экологияне саклау; төрмәдә утырып чыккан гражданнарның социаль реабилитациясе һәм эшкә урнашуы; инвалидларны һәм пенсионерларны эш белән тәэмин итү, яшьләрне эшмәкәрлеккә әзерләү һәм җәлеп итү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100