news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль челтәрләр мониторингы бүлеге булдырылачак

Рөстәм Миңнеханов террорчылыкка каршы комиссия утырышын үткәрде, анда интернет аша таратыла торган террорчылык идеологиясенә каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Татарстанда социаль челтәрләр мониторингының махсуслаштырылган бүлеген булдыру планлаштырыла. Бу интернет челтәрендә виртуаль берләшмәләр аша таратыла торган террорчылык идеологиясенә каршы тору өчен эшләнелә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Интернет челтәрендә виртуаль берләшмәләр аша таратыла торган террорчылык идеологиясенә каршы көрәш буенча өстәмә чаралар турында» мәсьәләсе буенча ресспубликада террорга каршы комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсе кысаларында узды. Анда видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2019 елда Татарстанда 6 инцидент ачыкланган, яшүсмерләр социаль челтәрләрдән мәгълүмат йогынтысында хокук бозган.

Интернетта деструктив контент күләмен арттыру турында үз докладында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе, балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе әгъзасы Илдар Галиев сөйләде.

«Балаларның бер өлеше ата-аналарга ярдәм алу мөмкинлегенә ия түгел, курку, ялгызлык кичерә, мотивация кимү шәхси киеренкелек тудыра һәм агрессив һәм суицидаль форма сайлауга китерә. Икенчеләре — авторитетка мохтаҗ, ләкин аны ата-анада да, укытучыларда да тапмый, шуңа күрә урамга яки социаль челтәрләргә юнәлеш тота», — диде Галиев.

Соңгы елларда республикада бу куркынычны киметү буенча кисәтү эшләре алып барыла. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы укыту, агарту, конкурс чаралары үткәрә. Министрлар Кабинеты мәгълүмати куркынычсызлыкның «юл картасын» раслады.

Рөстәм Миңнеханов вазгыятьне кисәтү өчен барлык чараларны да кабул итәргә кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, балалар хокук бозуларны башкарганчы ук аларның риск зонасында булуын ачыклау төп бурыч булып тора, монда аерым роль психологларга бирелергә тиеш, алардан башка мәктәптә коррекцион эш мөмкин түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100