news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сөт сатучылар ярты миллиард сум дәүләт ярдәмен алып бетермәскә мөмкин

Татарстан сөт җитештерүчеләре, дәүләт ярдәме кимү сәбәпле, ярты миллиард сум акчаны алып бетермәскә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киләсе елдан сатылган сөт өчен субсидия түләү кагыйдәләре үзгәрә. Түләү кече һәм урта бизнес субъектлары реестрына кергән җитештерүчеләргә генә биреләчәк.

«Без берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, сораулар бирдек. Төп чимал җитештерүчеләр, инвестицияләр кертүче компанияләр билгеле бер күләмдәге акчаларны алып бетермәячәк, дип хатлар язабыз. Бу аз күләмдәге акчалар түгел. Узган елда ул 1,1 миллиард сум булды», - диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Җәббаров сүзләренчә, әлеге мәсьәлә хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә тикшерелә, хуҗалыкларның бу классына ярдәм итү өчен башка чаралар эзләнә.

«Моның нинди чаралар ярдәмендә хәл ителәчәген әлегә белмибез. Бу республикада сөт җитештерү күләмен киметмәячәк, әмма хуҗалыкларның киләчәктәге инвестиция кертемнәре буенча кәефне бозачак», - дип билгеләп үтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot