Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сөт сату чыгымнарын компенсацияләү өчен 500 млн сумнан артык акча бирелә
Татарстан аграрийлары 2023 елның март һәм апрель айларында сөт сату чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча акча бирелде. Субсидиянең гомуми күләме 523,2 млн сум тәшкил итә. Ул бер килограмм өчен 2 сум исәбеннән түләнә», - дип сөйләделәр министрлыкта.
Хуҗалыклар акчаны өч-дүрт атна дәвамында алачак, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз