Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сөт җитештерүне стимуллаштыру өчен субсидияне 112 миллион сумга арттырачаклар
Быел Татарстанда сөт җитештерүне стимуллаштыру өчен субсидия күләмен узган ел белән чагыштырганда 112 миллион сумга арттырачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«2023 елда сөт җитештерү буенча 1 миллиард 279 миллион сум күләмендә субсидия каралган, ул федераль бюджеттан финанслана», - дип белдерделәр министрлыкта.
Моннан тыш, нәселле терлекчелеккә ярдәм өчен 1 миллиард 289 миллион сум юнәлдереләчәк, шуның 1 миллиард 113 миллион сумы мөгезле эре терлекнең нәселен яхшыртуга тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз