Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сөт җитештерү күләме соңгы биш елда 30 процентка арткан
Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү күләме соңгы биш елда 30 процентка арткан. Бу хакта Казанда II Илкүләм сөт конгрессында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
«2024 ел йомгаклары нигезендә Татарстан Россиядә сөт җитештерү күләме буенча беренче урында. Гомуми күләмнең 6,7 проценты Татарстанга туры килә», - диде ул.
Гарипов ассызыклаганча, республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә.
«Җан башына куллану нормасыннан югарырак күләм җитештерәбез. Сөт 61 процентка күбрәк җитештерелә», - диде ул.
Узган елда Татарстанда 2,2 миллион тоннадан артык сөт җитештерелгән. Бу, 2023 ел белән чагыштырганда, 92 мең тоннага, ягъни 4 процентка күбрәк, диде Гарипов.
Аның сүзләренә караганда, сөт җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен республика бюджетыннан субсидия бүлеп бирелә. Әлеге ярдәм чарасы сөт җитештереп сатуга чыгымнарны компенсацияли һәм сыер һәм кәҗә сөтенең һәр килограммы өчен түләнә. Апрельдә, мәсәлән, республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләренә 1,3 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз