news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сөт җитештерү күләме 8 процентка арткан

Татарстанда сөт җитештерү күләме 8 процентка арткан
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда быел 433 мең тонна сөт җитештерелгән, бу 2023 елга караганда, 8 процентка күбрәк. Сөт җитештерү күләме буенча Россия төбәкләре рейтингында республика беренче урында тора. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1 апрельгә мөгезле эре терлек, кош-корт, сарык һәм кәҗәләр саны узган елга караганда кимеде. Шул ук вакытта дуңгызларның һәм атларның баш саны буенча уңай динамика бар - үсеш 1 процент тәшкил итә. Күпчелек районнар сыерлар баш саны буенча, 2023 ел белән чагыштырганда, шул дәрәҗәдә яки савым сыерлары санын арттыруга ирешкәннәр», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Бүгенгә республиканың 187 хуҗалыгы цифрлы системалар белән эшли. Бу хуҗалыкларда 166 мең сыер асрыйлар, бу авыл хуҗалыгы оешмалары савым сыерларының 78 процентын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100