news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сөт җитештерү 11 процентка арткан

Татарстанда 2023 елның ун аенда 1,2 миллион тоннадан артык сөт җитештерелгән, бу узган елның гыйнвар-октябрь күрсәткеченнән 11 процентка артыграк. Росстат Россиянең социаль-икътисади хәле турында әзреләгән докладта шул хакта хәбәр ителә.

Башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча да статистика китерелгән. Мисал өчен, бу чорда республикада сугым өчен терлек һәм кош җитештерү 2,6 процентка, ягъни 307,8 мең тоннага кимегән, тавык йомыркасы җитештерү 4 процентка артып, 1 миллион данәдән узып киткән.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан терлекчеләре – илдә сөт җитештерү буенча лидер дип белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot