Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Сосновский балтырганы иң күп үскән районнар аталды
Республикада Сосновский балтырганы үскән бер мең гектардан артык җир мәйданнары билгеле.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Сосновский балтырганы иң күп үскән районнар билгеле. Бу хакта Дәүләт Советында Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов сөйләде.
Татарстанда Сосновский балтырганы үскән бер мең гектардан артык җир мәйданнары ачыкланганын әйтте. Иң зур мәйданнар - Питрәч, Биектау, Балтач, Арча һәм Түбән Кама районнарында, Казанда.
«Аеруча куркыныч чүп үләннәренә, шул исәптән Сосновский батырганына каршы көрәш буенча ведомство программасы расланды», — диде ул. Бу максатларга республика бюджетыннан акча бүлеп бирелүен әйтте. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россельхознадзор идарәсе эш башлаган.
Татарстанда 2012 елда Сосновский балтырганы 109 гектар җирдә булган, 2018 елда 536 гектарга җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз