news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең тагын 85 очрагы (кичә – 80) расланган.

15 кеше хастаханәгә озатылган, кичә исә 28 пациентны сырхауханәгә китергәннәр иде.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 191 166 очрагы ачыкланган, 188 077 кеше (шуларның 83е – узган тәүлектә) терелгән.

Соңгы тәүлектә төбәктә коронавирустан бер үлем-китем очрагы да теркәлмәгән. Рәсми саннар буенча, Татарстанда 2007 кеше әлеге инфекция корбаны булган (соңгы тапкыр мондый мәгълүмат 30 ноябрьдә дөнья күргән).

Искәртеп узабыз, Росстат быелның октябрендә үк коронавирустан вафат булучылар турында мәгълүмат бирми башлады.

Тулаем алганда, Россиядә узган тәүлектә 7430 кеше коронавирус йоктырган, 6315 пациент савыккан. 1453 кеше хастаханәгә озатылган, 54 кеше вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100