news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 630 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 630 яңа очрагы ачыкланган. 73 пациент хастаханәгә озатылган.

Бер тәүлек эчендә 282 кеше савыккан. Тулаем алганда, Россиядә 50,6 мең кеше әлеге вирусны йоктырган.

Шунысын да искәртик: Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны башланды. Республика хастаханәләрендә өстәмә урыннар булдырылды, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кешеләрнең күпчелеге «омикрон» штаммын йоктыруын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot