news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 121 кеше ковид йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә тагын 121 кеше Covid-19 йоктырган. Бу алдагы көнгә караганда 8 очракка кимрәк.

Ковид белән авыручы 15 кеше хастаханәгә китерелгән. Ппандемия башланганнан бирле республикада 203744 ковид очрагы теркәлгән, 200937 кеше (узган тәүлектә – 174 кеше) терелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр итә.

Гомумән алганда, төбәктә авыру кимү тенденциясе саклана. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, бер атнада бу күрсәткеч 13 процентка кимегән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot