news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 103 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 103 яңа очрагы ачыкланган.

27 пациент хастаханәгә озатылган, 82 кеше терелгән. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 191 848 очрагы расланган, 188,7 меңнән артык кеше савыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot