news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә самокатта хәрәкәт итүче ике баланы машина бәрдергән

Татарстанда соңгы тәүлектә самокатта хәрәкәт итүче ике баланы машина бәрдергән.

Беренче очрак республиканың Питрәч районында булган. Биредә самокатта юл аркылы чыгып барган 12 яшьлек баланы Volkswagen автомобиле бәрдергән. Төрле тән җәрәхәтләре алган малайны хастаханәгә китергәннәр, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясеннән.

Икенче юл һәлакәте Баулы районында булган. Биредә Chevrolet автомобиле самокатта кинәт юлга атылып чыккан 7 яшьлек сабыйны таптаткан.

Төрле тән җәрәхәтләре алган әлеге баланы да медицина учреждениесенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot