news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 97 очрагы ачыкланган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимү дәвам итә. Соңгы тәүлектә 97 кеше әлеге инфекцияне йоктырган, бер көн элек 100 очрак ачыкланган иде.

21 кеше (бер көн элек – 23 пациент) хастаханәгә озатылган.

Пандемия башланганнан алып Татарстанда 189 321 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган, 2 482 548 кеше тулы вакцинация узган.

Шул ук вакытта, республикада 186 348 кеше (шуларның 124се – узган тәүлектә) савыккан. Бер көн элек 139 кешенең терелүе турында билгеле булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot