news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 176 очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 176 (кичә 179 иде) яңа очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта, хастаханәгә озатылган пациентлар саны 52дән 71гә кадәр арткан. Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлар шуны раслый.

2022 елның 20 маена булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 148 484 очрагы рәсми рәвештә расланган, 143 612 кеше (шуларның 123е – узган тәүлектә) терелгән.

Бер көн эчендә төбәктә коронавирустан бер үлем очрагы да теркәлмәгән. Республикада пандемия башланганнан бирле 1993 кеше коронавирус корбаны булган.

Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең күпчелек субъектларында теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем-китем очраклары арасында аерма күзәтелә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов элегрәк республика территориясендә эпидемиологиягә каршы таләпләрнең катгый үтәлешен тәэмин итәргә чакырган иде. Соңрак РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килү куркынычы хакында кисәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100