news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 637 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда бу атна башыннан коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүгә таба бара. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә 637 кеше әлеге вирусны эләктергән, кичә алар 641 иде.

81 пациент (бер көн элек – 76 кеше) хастаханәгә озатылган. Шул ук вакытта, 1094 кеше (бер көн элек – 986) савыккан.

Узган тәүлектә коронавирус корбаннарының саны үзгәрешсез калган – 2004.

Пандемия башланганнан алып республикада 178 689 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 2 482 548 кеше тулы вакцинация узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100