news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 635 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар акрынлап кимүгә таба бара. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә 635 кеше әлеге вирусны эләктергән, кичә алар 637 иде.

61 пациент хастаханәгә озатылган. Шул ук вакытта, 1152 кеше савыккан.

Пандемия башланганнан алып республикада 179 322 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 2 миллион 482 мең 548 кеше тулы вакцинация узган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100