news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 55 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 55 яңа очрагы ачыкланган, пандемия башланганнан алып 193 мең 739 кеше әлеге чирне йоктырган. 13 пациент хастаханәгә озатылган, 57 кеше терелгән.

Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 3 мең 127 яңа очрагы ачыкланган, 476 пациент хастаханәгә озатылган – бу алдагы көнгә караганда 31,3 процентка кимрәк. Бер тәүлек эчендә 45 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 3 мең 694 кеше савыккан.

Илнең 49 төбәгендә хастаханәгә озатылган пациентларның – артуы, 19 төбәктә кимүе күзәтелә. Тагын 17 субъектта коронавируска бәйле вазгыять үзгәрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100