news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 341 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә 341 кеше (кичә 346 кеше иде) коронавирус инфекциясе йоктырган.

61 пациентны (моннан бер көн элек – 65 кеше) хастаханәгә озатканнар. Шул ук вакытта, 492 кеше (моннан бер көн элек – 583) тулысынча савыккан.

2022 елның 6 октябренә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 182 141 очрагы рәсми рәвештә расланган, 175 643 кеше терелгән.

Узган тәүлектә төбәктә коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән. Шул рәвешле, Татарстанда коронавирус корбаннарының гомуми саны 2004кә тигез, соңгы тапкыр шундый очрак 20 сентябрьдә теркәлгән иде.

Шуның белән бергә, Росстат мәгълүматлары буенча, илнең төрле төбәкләрендә теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем-китем очраклары арасында аерма күзәтелә. Аерым алганда, 2022 елның июлендә Россиядә 3284 кеше коронавирустан үлгән.

«Татар-информ» агентлыгы Казан ярминкәсендә өч көн буе коронавирус һәм гриппка каршы мобиль вакцинация пункты эшләячәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100