news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 256 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда тагын 256 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган, 32 кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Инфекция йоктыручылар арасында 18 яшьлек балалар – 21 кеше», - дип белдерделәр ведомствода.

Казанда – 73, Чаллыда – 32, Түбән Кама районында – 21, Әлмәт районында – 15, Яшел Үзән районында 13 очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 139 856 очрагы расланган, 133 275 кеше (шуларның 123е – узган тәүлектә) терелгән. 10 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус корбаннарының гомуми саны 1 909 кешегә җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100