news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 250 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда тагын 250 кеше яңа коронавирус инфекциясен йоктырган, 49 кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Инфекция йоктыручылар арасында 18 яшькә кадәрге балалар - 26 кеше», - дип искәрттеләр ведомствода.

Казанда – 116, Чаллыда – 35, Түбән Кама районында – 12, Яшел Үзән районында 9 очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 140 874 очрагы расланган, 134,7 мең кеше (шуларның 121е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 511 522 кеше (шуларның 766сы – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1,9 миллионнан артык кеше икенче дозаны да алган. 288 845 кеше ревакцинация узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100