news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә 245 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 245 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Соңгы тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 245 очрагы теркәлде. Пандемия башланганнан бирле әлеге инфекцияне йоктырган кешеләр саны 184 537гә җитте», - дип хәбәр итте спикер.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавируска 8 меңгә якын тест үткәрелгән.

95 процент очракта татарстанлылар «Омикрон» штаммын йоктырган, калган 5 проценты «Дельта»га туры килә.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, бер тәүлек эчендә 587 кеше савыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot