news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы өч елда һөнәрдән киткән укытучылар саны кимегән

Татарстанда соңгы өч елда башка эшкә киткән һәм башка төбәккә күчеп киткән укытучылар саны кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Чаллыда мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

«Соңгы өч елда һөнәрдән китүче яшь педагогларның саны кимеде, шул ук вакытта мәктәптә төпләнеп калучы белгечләр һәм башка тармаклардан мәгариф учреждениеләренә кире кайтучы укытучылар саны артты. Гамәлдәге ярдәм чаралары нәтиҗәлелеген исбатлый», – дип белдерде Мәгариф министрлыгы башлыгы.

2023 елдан 2025 елга кадәр Татарстанга килүче яшь белгечләрнең саны 23 процентка – 987 кешегә кадәр арткан. Шул ук вакытта һөнәрдән китүче яшь белгечләрнең саны 20 процентка – 177 кешегә кадәр кимегән. Башка өлкәләрдән мәгариф системасына кире кайткан укытучылар саны 88 процентка – 1355 кешегә кадәр арткан. Ә башка өлкәдәге эшкә күчкән укытучылар саны 17 процентка – 706 кешегә кадәр кимегән.

«Яшь белгечләрне мәктәпләрдә калдыру тәҗрибәсе муниципаль дәрәҗәдә дә формалашты. Мәсәлән, Алабуга районында бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 400 мең сум, Актаныш һәм Кукмара районнарында 100 мең сум, тагын 11 районда 100 меңнән 150 мең сумга кадәр тәшкил итә», – диде Һадиуллин.

Министр федераль дәрәҗәдә дә укытучыларга ярдәм итү чаралары булдырыла, дип билгеләп үтте. Россия Президенты Владимир Путинның указы белән хәзер «Хезмәт ветераны» исеме 25 ел һөнәри стажы булган педагогларга гына биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot