news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы биш елда янгыннарда 26 баланың гомере өзелгән

Татарстанда соңгы биш елда янгыннарда 26 бала үлгән, 110 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсендә күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат очрашуында шул хакта хәбәр итте.

Быел исә янгыннарда 5 бала җәрәхәтләнгән, 1 бала үлгән. Бу нисбәттән ул Апастагы очракны мисалга китерде.

«Малай әтисе белән яшәгән. Иртәнге 5тә әбисенә шалтыраткан, аннары баланың әбисе белән элемтәсе өзелә, әбисе – икенче улына, икенчесе – өченчесенә, өченчесе 112 номерына шалтыраткан. Аннары әти кеше белән баласын хәрабәләрне аралаганда гына тапканнар. Ягъни бер-берсенә шалтыратып, вакытны сузганнар», – диде Айрат Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot