news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы алты елда кан әйләнеше системасы авырулары кими бара

Татарстанда соңгы алты елда кан әйләнеше системасы авыруларының 16 процентка кимүе күзәтелә.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким әйтте.

2019 елда йөрәк-кан тамырлары авырулары 100 мең кешегә 4815,5 очрак нисбәтендә булган. Шуннан күрсәткеч түбәнәя башлаган. Бүген исә авыру дәрәҗәсе 100 мең кешегә 4030,1 очрак нисбәтендә.

«Авыру динамикасы кимүгә таба. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара торган алшартларны ачыкларга мөмкинлек бирә торган профилактика чараларын актив уздырабыз», – диде Зөлфия Ким.

news_right_1
news_right_2
news_bot