news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кайбер табибларга өстәмә түләүләр булачак

Татарстанда кайбер табибларга өстәмә түләүләр булачак

Татарстанның соматопсихиатрия бүлекчәләре белгечләре хезмәтнең интенсивлыгы һәм зарарлы яки куркыныч шартларда эшләүләре өчен өстәмә түләүләр тиешле исемлеккә кертелде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда язылган.

Бу бүлекләр белгечләре «Психиатрия (психоневрология) хастаханәләрендә, катгый күзәтүдәге психиатрия хастаханәләрендә, наркология медицина оешмаларында һәм аларның структур бүлекчәләрендә; психик авыруларны һәм хроник алкоголизмнан һәм наркоманиядән интегүче кешеләрне дәвалау өчен бүлекләрдә, палаталарда, башка медицина оешмалары кабинетларында эшләү» пунктына кертелгән.

Моннан тыш, медицина хезмәткәрләренә түләү турындагы нигезләмәгә медицина профилактикасы кабинеты мөдирләре дә кертелде. Дәүләт оешмасында мондый белгечләр өчен төп оклад 18,9 мең сум күләмендә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot