news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Сокурыны әйләнеп узу юлы төзелешен федераль юл эшләре планына керткәннәр

Татарстанда Сокуры бистәсен әйләнеп узып, Казан-Оренбург юл участогын реконструкцияләүне 2023-2027 елларга федераль юл төзелеше планына керттеләр. Проектны гамәлгә ашыру өчен 2024 елдан 2027 елга кадәр вакыт бүлеп бирелгән. Бу хакта «Идел-Нократ юллары идарәсе» җитәкчесе Илдар Минһаҗев Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

«Биш еллык план программасын формалаштырдылар, ләкин экспертиза узу буенча проект институты белән эшләү, аннары Сокурыны әйләнеп узу буенча эшләр башлау өчен 2023 елга күчерелер дип көтәбез. Проектны 2023 елның беренче кварталында дәүләт экспертизасына тапшырасы иде инде», - диде спикер.

Минһаҗев аңлатып узганча, проект Казан – Оренбург трассасының 18 километр озынлыктагы участогын реконструкцияләүне һәм алты километр озынлыктагы әйләнгеч юлны төзүне күздә тота.

Моннан тыш, юл төзелеше өчен эләккән җир кишәрлекләрен базар бәясе буенча сатып алуга 1 млрд сум чамасы акча салынган. «Бу компенсация түләүләре. Әмма бүгенге көндә анда зур объектлар юк», - дип ассызыклады идарә башлыгы.

Аның сүзләренчә, әйләнгеч транспорт коридоры Лаеш районы генераль планында исәпкә алынган - бу «Сокуры бистәсенең кече көньяк әйләнгеч юлы».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100