news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда социаль юл йөрү билеты бәясе артачак

Татарстанда социаль юл йөрү билеты бәясе артачак
Фото: © "Татар-информ"

2025 елда Татарстанда өлкәннәр һәм балалар өчен социаль юл йөрү билетларының бәясе артачак. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Киләсе елда өлкәннәр өчен бердәм социаль юл йөрү билетын активлаштыру бәясе 630 сум, ә балалар өчен 384 сум була. Агымдагы 2024 ел белән чагыштырганда, ул өлкәннәр өчен 25 сумга һәм балалар өчен 15 сумга артачак.

Быел айлык юл йөрү билетының бәясе, 2023 ел белән чагыштырганда, өлкәннәр өчен 24 сумга һәм балалар өчен 15 сумга арткан иде.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән документ коррупциягә каршы экспертиза узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot