Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда социаль объектларны капиталь ремонтлау программасы 98 процентка үтәлгән
Татарстанда төрле социаль объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программалары 98 процентка үтәлгән, ә күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 99,87 процентка гамәлгә ашырылган. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Традицион киңәшмә Татарстанның барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры сүзләренчә, 21 республика капремонт программасы тәмамланган, анда 1744 объектны 12 млрд 780,81 млн сумга тәртипкә китерү каралган иде. «Шулай итеп, калган 2 процент сигез программага һәм аларга кергән 22 объектка туры килә», - дип аңлатты докладчы.
Аерым алганда, мәгариф учреждениеләрен ремонтлау программасына 317 объект кергән. Күптән түгел подрядчылар Мамадыш районында мәктәпне файдалануга тапшыру турында хисап тотты. Казандагы мәктәптә төзелеш-монтаж эшләре 81процентка үтәлгән.
Үз чиратында сәламәтлек саклау учреждениеләрен ремонтлау программасы 44 объектны үз эченә алды. Соңгы ике атнада Казан, Әлмәт һәм Түбән Кама, шулай ук Теләче һәм Лениногорск районнарында медучреждениеләр тапшырылды. Чистай, Нурлат һәм Чаллыдагы хастаханәләрдә эш дәвам итә. Программаның гомуми үтәлеше 99 процентка бәяләнә.
17 мәдәният оешмасыннан ике музейда гында гына эшләр төгәлләнмәгән. Аларның берсе Менделеевксида (92 процентка башкарылган) урнашкан, икенчесе - Саба районында (99 процент), - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз