news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнә

Татарстанда 2025 елда социаль-мәдәни учреждениеләрнең биналарын яңарту программалары кысаларында бер объектта капиталь ремонт эшләрен төгәллисе калган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Төбәкнең барлык муниципалитетлары белән видео-конференц-элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Без социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программаларын төгәлләүгә якынлашабыз. Быел гамәлгә ашырыла торган 34 программаның берсен – медицина стационарларын ремонтлау республика программасын гына төгәллисе калды», – дип билгеләп үтте докладчы.

Министр сүзләренә караганда, Казандагы бер объектта гына эш дәвам итә. «Эш 55 процентка үтәлгән. Ике хисап атнасында Кукмара һәм Әлмәт районнарында урнашкан ике объект әзер булды», - дип аңлатты ул. ТР башкаласындагы объекттагы эшләр ел азагына кадәр төгәлләнәчәк, дип ышандырды министр.

Презентациядән күренгәнчә, сүз 2нче номерлы Казан шәһәр клиник хастаханәсе (стационар бинасы) турында бара.

Яңарту эшләре күптән түгел Кукмара (хирургия комплексының йогышлы авырулар бүлеге бинасы) һәм Әлмәт (стационар, азык-төлек блогы һәм кер юу бүлмәсе бинасы) үзәк район хастаханәләрендә төгәлләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot