news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 764 очрагы теркәлгән.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«19 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 22, Чаллыда – 12, Әлмәт районында – биш очрак ачыкланган. Республиканың 11 муниципалитетында инфекцияле авырулар ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 764 очрагы теркәлгән, 22 478 кеше (шуларның 13е – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot