Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 83 яңа очрагы ачыкланган
Эпидемия башланганнан бирле республикада барлыгы 10 083 кеше авырган.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 83 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 10 083 очрак булды», — дип хәбәр итте ул.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясеннән дәваланып терелүчеләр саны 8 мең 820 кешегә җиткән, 77 кеше узган тәүлек эчендә терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз