news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы ачыкланган

Республикада барлыгы 243 195 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Чаллыда — 14, Казанда 12 очрак ачыкланган. Бер көн эчендә коронавирус инфекциясе республиканың сигез муниципаль берәмлегендә теркәлгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирусның 20 417 очрагы ачыкланган, 17 499 кеше (шуларның 44е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 243 195 кеше (шуларның 4 182се — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 157 081 кеше икенче дозаны да алган.

Вакцинациягә РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 бердәм номеры буенча, Күп функцияле үзәккә һәм поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot