news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бер тәүлек эчендә 83 кеше терелгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 95 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, әлеге инфекцияне йоктырган кешеләрнең гомуми саны 11 мең 597гә җитте», - диде спикер.

Авдонина сүзләренчә, бер тәүлек эчендә белгечләр коронавируска 8 мең 268 тест үткәргән. 1721 кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева Татарстанда бер тәүлек эчендә 83 кешенең коронавирустан терелүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100