news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 76 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең10 мең очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 76 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 76 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 12 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (36 кеше) аралыгында ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең очрагы теркәлгән. 8743 кеше (шуларның 69ы – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot