Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган
Авыру эләктергән кешеләрнең күбесе Казанда (30) һәм Чаллыда (22) теркәлгән.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстане коронавирус инфекциясе йоктыру очракларының кимүе күзәтелә. Соңгы тәүлектә шундый 71 пациент ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«27 кеше хастаханәгә озатылган, 44 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.
Инфекция йоктыручыларның күбесе (42 кеше) — 30-70 яшьтә. Авыру эләктергән кешеләрнең күбесе Казанда (30) һәм Чаллыда (22) теркәлгән.
Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1832 очрагы ачыкланган, шуларның 640ы (шул исәптән 165е — узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз