Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән
Бер тәүлек эчендә - өч пациент, эпидемия башланганнан алып 78 кеше терелгән.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән, шуларның күбесе — Казанда. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.
«Алты кеше хастаханәгә озатылган, илле тугызы өендә дәвалана, чөнки аларда авыру җиңел формада яки симптомнарсыз уза», — диде Галимова. Аның сүзләренчә, 7 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 58 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.
Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе (18 кеше) — 30-50 яшьтә. Казанда — 21, Чаллы шәһәре һәм Әтнә районында — 6шар, Алабуга районында 5 очрак ачыкланган. Әлеге исемлектә шулай ук Әгерҗе, Актаныш, Тукай, Сарман, Балтач, Яшел Үзән, Чүпрәле, Нурлат, Чистай, Теләче, Арча һәм Питрәч районнары да бар.
Бер тәүлек эчендә — өч пациент, эпидемия башланганнан алып 78 кеше терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз