news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 62 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9305 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 62 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 62 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 4 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (28 кеше) аралыгында ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9305 очрагы теркәлгән, 8174 кеше (шуларның 46сы – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot