Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 930 очрагы теркәлгән.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 47 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (21 кеше) һәм 60-70 яшь (20 кеше) аралыгында ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 930 очрагы теркәлгән, 7 870 кеше (шуларның 43е — узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз