news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 757 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (19 кеше) һәм 50-60 яшь (12 кеше) аралыгында ачыкланган. 12 пациент — 60-70, алтысы — 70-80, бишесе — 18-30 яшьтәгеләр.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (24 очрак) әйдәп бара. Чаллыда – 10, Түбән Кама районында – өч, Югары Ослан, Биектау һәм Лаеш районнарында – икешәр, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Нурлат, Саба, Тукай һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 757 очрагы теркәлгән, 7 754 кеше (шуларның 41е – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot