news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы 15 кеше терелгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 46 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, Татарстан Республикасында коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны 8 374кә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Республикада бер тәүлек эчендә коронавируска 7372 тапкыр ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән аралашкан 1175 кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада бер тәүлек эчендә 15 кешенең коронавирустан терелүен искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot