news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән

Авыруларның күбесе 30-50 яшь аралыгында ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе генә инфекцияне чит илдә эләктереп кайткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Авыруларның күбесе 30-50 яшь (13 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда инфекция йоктыруның – 12, Арча районында – өч, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында – икешәр, Чаллы шәһәре, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Саба һәм Спас районнарында берәр очрагы теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5215 очрагы теркәлгән, 4075 кеше (шуларның 28е – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100