Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган
Эпидемия башланган алып республикада коронавирус инфекциясенең 6536 очрагы теркәлгән, шуларның 5356сы терелгән.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган. 26 кеше инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән, берсе читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сигез кеше хастаханәгә озатылган, 19ы өендә дәвалана», - диелә хәбәрдә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (10 кеше), шулай ук 50-60 яшь (6 кеше) һәм 60-70 яшь (6 кеше) аралыгында теркәлгән.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанга (14 кеше) туры килә. Чаллы шәһәре, Әлмәт, Кукмара һәм Саба районнарында икешәр очрак ачыкланган.
Эпидемия башланган алып республикада коронавирус инфекциясенең 6536 очрагы теркәлгән, шуларның 5356сы (59ы – узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз