Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авырган 58 кешене хастаханәгә салганнар
Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, республикада инфекциянең 33 397 очрагы теркәлгән, 26 639 кеше тернәкләнгән.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авырган 58 кеше хастаханәгә озатылган. 192 кеше өендә дәвалана.
Республикада соңгы тәүлектә коронавирусның 250 очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йогышланган.
Казанда — 195, Чаллыда — 23, Түбән Кама районында — биш, Яшел Үзән районында — дүрт, Питрәч, Әлмәт районнарында — өчәр, Минзәлә, Теләче, Лаеш, Югары Ослан районнарында — икешәр, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Балык Бистәсе, Саба, Тукай, Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.
Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, республикада инфекциянең 33 397 очрагы теркәлгән, 26 639 кеше (шуларның 210 сы — узган тәүлектә) тернәкләнгән.
Республикада барлыгы 1 779 616 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 213 658 кеше икенче дозаны да алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз